Хәбәрләр
Кайбычлылар, районыбыз эшмәкәрләре өчен тавыш бирик!
Татарстан Икътисад министрлыгы 2013 елдан бирле "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" ("Золотая сотня") бәйгесе үткәрә. Республикадагы иң яхшы йөз эшмәкәрне ачыклауның максаты - җәмгыятьтә алар эшчәнлегенең абруен, статусын күтәрү, социаль-икътисадый үсеш буенча кече һәм урта эшкуарлык ирешкән казанышларны пропагандалау, кече һәм урта бизнес үсешен стимуллаштыру, бизнес белән хакимият арасындагы үзара хезмәттәшлекне...
Дүшәмбе көнне узган планеркада башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина хәбәр иткәнчә, бу бәйгедә Кайбыч эшмәкәрләре дә катнаша. 100rt.ru сайтына кереп, безнең районның 11 эшмәкәре өчен тавыш бирергә була. Алар - Равил Җәләлиев, Рамилә Щукина, Владислав Гурнович, Фәрит Зиннуров, Надежда Ермолаева, Рафис Гыйләҗев, Илсур Зәйнуллин, Ләйсән Газизуллина, Рифкать Хәсәнов, Рушания Шәфикова, Александр Румянцев."Алтын йөзлек"тә беренче урыннар да, соңгы урыннар да билгеләнми. Чөнки һәр эшмәкәр үз тармагында нәтиҗәле эш алып барырга омтыла. Әлеге конкурс эшкуарның талантын, аның икътисадка, үз тармагына, эшмәкәрлек үсешенә керткән өлешен бәяли. "Алтын йөзлек" җиңүчеләре - эшмәкәрлек, кече һәм урта бизнес идеяләрен алга сөрүчеләр. "Ел эшмәкәре" исеменә ия булучылар - республика тормышына зур өлеш кертүчеләр. Аларның кайсы төзелешләр алып бара, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев