Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар, ришвәт бирмик һәм алмыйк!

«Кешеләр бай һәм дәрәҗәле булырга телиләр; әгәр намус белән боларга ирешеп булмый икән, алардан качарга кирәк. Кешеләр ярлылыктан һәм билгесезлектән куркалар; әгәр намусыңны югалт­мыйча болардан качып булмаса, аларны кабул итә дә белергә кирәк».

Конфуций
Дөньяда акча барлыкка килгәч үк яралдымы икән ришвәтчелек, әллә соңракмы - билгесез. Әмма бүген әлеге күренешнең чәчәк атуы беребез өчен дә сер түгел. Аңа каршы көрәшәләр, чаралар күрәләр, әмма әлегә уңай якка кискен үзгәрешләр күзәтелми.
Замана үзгәрү белән ришвәтчелекнең эчтәлеге дә үзгәрәдер ул. Акчаны меңнәр белән генә түгел, миллионнар белән таләп итүчеләр бар. Коррупциягә каршы көрәш алып барылуга, законнарның кырыс булуына да карамастан, курыкмыйлар. Бу дөньяда бөтен кыйммәтләрнең акча белән исәпләнүеннән кайчак куркып та куям. Сиңа бәяне акылың һәм белемең, намуслы һәм эчкерсез булуыңа түгел, ә ни дәрәҗәдә бай икәнлегеңә карап бирүләре турында уйларга да куркыныч. Ришвәтчелек кемгә отышлы соң? Кеше нигә бер-берсенә ришвәт бирә һәм ала? Бу дөньяда хәзер ришвәттән башка яшәп булмыймы инде? Күз алдыбызга китерик әле, сездән таныш булмаган бер кеше акча сораса, нишлисез? Әлбәттә, каршы киләсез. Шулай булгач, ник соң коррупцион затларга ришвәт бирәбез? Югыйсә, алар да безгә беркем түгел бит. Гадәттә бу акчаларга нәрсә дә булса сатып алалар.
Тырышлык бушка китмәде
Үзем мәкалә язам, үзем уйланам. Законнар бик күп бит. Тегесен эшләргә ярый, монысын ярамый! Шуңа карамастан, кайберәүләр хезмәт урыннарыннан законсыз файдалана, ришвәт ала һәм ришвәт бирә. Бу турыда телевидениедән дә еш сөйлиләр. Минем акчам күп - нәрсә телим, шуны эшлим. Үз-үземә ышанам, чөнки миңа бернәрсә дә булмый, минем акчаларым күп мәсьәләне чишә. Шул очракта нигә безгә хөкем һәм ниндидер законнар кирәк? Акчаң булса, эшне майлап чыгарга була. Юкка гына гади халык телендә: "Майламасаң, арба да бармый" дип әйтмиләр. Бер сорау туа: "Күпмегә кадәр барыр бу хаксызлык, законсызлык? "Ришвәтчелек тормышыбызның кайбер тармак­ларына үтеп керде.
Менә без дә, мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк бас­тык. Казандагы иң дәрәҗәле югары уку йортына укырга кердем, түләүсез укыйм. Абыем белән мине ялгызы гына тәрбияләп үстергән әниемнең акча түләп укытырга мөмкинлеге юк икәнлеген яхшы аңлый идем, шуңа да гел «бишле» билгеләренә генә уку, мәктәптә тирән белем алу, бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыру һәм шул нигездә югары уку йортына укырга керү өчен бар тырышлыгымны куйдым. Чыннан да, балларым югары булды, рус теленнән 100 балл җыйдым.
Әдәбиятта алыш-биреш темасы
Мәктәптә әдәбият дәресләрендә әхлаклылык, намуслылык, гаделлек, дөреслек кебек тәрбияви сыйфатлар турында уйландыра торган әдәби әсәрләр укыдык. Мәсәлән, Г. Камалнын «Банкрот» комедия­сендә ХХ йөз башындагы татар сәүдә буржуазиясенең акча артыннан куу юлындагы кешелексезлеге һәм түбәнлеге оста тас­вирлана. Татар сәүдәгәрләренең, наданлыклары аркасында бөлеп, банкротлыкка чыгуы ул вакытларда шактый киң таралган була.
Сираҗетдин Туктагаев, гәзиттә бер сәүдәгәрнең ничек талануы турындагы хәбәрне укып, «үземезгә газеталар чыкмаса, мин әле ул фикерне кайдан уйлап чыгара алыр идем» дип, бурычка алган товарларының бәясен киметеп түләү максаты белән, банкротлыкка чыгу өчен шактый хәтәр хәйләгә килә. Янәсе, Мәскәү сәүдәгәрләренә түләргә дип, ул читек кунычларына кырык тугыз мең акча урап куя. Юлда вагонны «талыйлар» һәм ул «акылдан яза». Сираҗетдин «җүләр» ролен шулкадәр оста уйный, хәтта Мәскәүдән килгән доверенныйлар да аның акча урлатуына шикләнми, ләкин акылдан шашуын дәлилләү өчен доктор чакыралар.
Сираҗетдинны тикшергән вакытта, ул докторга эшне бозмасын өчен акча сузарга уйлый һәм җаен туры китереп, аңа зур акча төртә. Ничек уйлыйсыз, доктор акчаны аламы, әллә инде Сираҗетдинны сатамы? Ала. Сираҗетдин докторның «тылсымы» ярдәмендә «акылга килә». Доктор исә моны зур акча хисабына эшли.
Автор кешенең акчага, байлыкка омтылуын, акча алдында кол булуын күрсәтә, байлык өчен хәтта җинаять кылырга да әзер булуын ача. Сираҗетдиннәр җәмгыятендә бар нәрсәне сатып алып була, намус, вөҗдан кебек төшенчәләр онытылган, кешеләр түбән җанга әйләнгән, һәммә нәрсә күрәләтә алдауга корылган, тормыш законы булып әверелгән.
Хәзерге чорда ришвәтчелек турында Ринат Мөхәммәдиев язган әсәрләр кызыклы. 1989 елда ул үзенең беренче күләмле әсәрен - «Кенәри - читлек кошы» исемле романын тәмамлый. Торгынлык чоры совет җәмгыятенең, бигрәк тә аның түрәлек итүче катлавының әхлаксызлык сазлыгына бата баруын, деградациясен, араларында хөкем сөргән гаделсезлек, ришвәтчелек, азгынлык, эчкечелек, фахишәлек кебек яман гадәтләрен әдәби чаралар, тормышчан, маҗаралы-драматик вакыйгалар һәм гомумиләштерелгән кеше типлары, каһарманнары аша чынбарлыкны калку итеп гәүдәләндергән бу роман. Әсәрдәге геройлар − һәрберсе кабатланмас язмышы, характеры булган җанлы шәхес. Алар безнең арада бүген дә яшәп яткан гади дә, бер үк вакытта катлаулы да кешеләр. Романда тормышта рәхәт күрергә генә омтылган, рухи фәкыйрь, әхлакый йөгәнсез, "кенәриләр", административ − әмер системасының дәрәҗәле, төшемле урындыкларына менеп утырган, үзләрен кануннан һәм әхлактан өстен санаган "арысланнар" сурәтләнә. Аларның кулында дөнья байлыгы, алар һәммәсе дә кирәкле кешеләр.
Замандашларыбызның кабатланмас язмышлары турында роман укучыларны уйландыра, яшәү, әхлак кагыйдәләре турында төплерәк, тирәнрәк фикер йөртергә чакыра. Әсәр безнең заманда шактый киң таралган алдау, урлашу, күз буяу, ришвәтчелек, дәүләт милкен талау хәлләренә укучыларның игътибарын юнәлтеп, әһәмиятле эш башкара. Ул кешеләрне гаделлеккә, уяулыкка өнди.
Чынбарлык уйдырмамы?
Әдәбият дәресләрендә безгә кеше намуслы, эчкерсез, шәфкатьле булырга тиеш, дип өйрәттеләр. Китаплар да шулай яза. Чынбарлыкта исә бөтенләй башка күренешкә тап буласың. Телевизорны ачсаң, җинаятьләр, үтерешләр яки яхшы тормышта, байлыкта рәхәт чигүчеләр турында сюжетлар күрсәтәләр. Байлыгыннан нишләргә белмәүче әнә шул кешеләр, бизнесменнар, элита турында карыйсың да, аларның мондый зиннәтле тормышка сәләтләре белән түгел, ә урларга, ялганнарга оста булулары белән ирешүләрен аңлыйсың. Кызганыч, андый кешеләр арасында"безнең заманның геройлары" да бар.
Гади халык кулында ришвәтчелек меңләгән сумнарда йөрсә, ә ришвәт алучылар миллионлаган сумнар белән эш итә. Ныклап торып уйласаң, чәчләрең үрә торырлык. Әрәмгә киткән акчалар. Югыйсә, шушы акчаларны авыру һәм ятим балаларга тотсаң, күпме сабыйның гомерен саклап калып булыр иде. Күпме ата-ананың күз яше түгелүдән туктар иде.
Кеше бит җирдә бер генә яши. Нигә барыбызга да кадерле булган сәламәтлек өчен дә меңләгән сумда акчалар "төртергә" кирәк? Ришвәтчеләр булу сәбәпле, кеше яшәү өчен соңгы тиеннәрен бирергә мәҗбүр. Тиздән якты дөньядан бакыйлык­ка күчә торган кешедән нинди йөз белән акча таләп итәргә кирәк? Андыйларны мин кеше дип атамас идем. Бөек философ һәм акыл иясе Конфуций әйтеп калдырган сүзләр дә уйланырга мәҗбүр итә. Чөнки кеше ярлылыктан курка, ә менә намуссызлыктан, гаделсезлектән, "пычраклыктан" ни өчендер курыкмый.
Минемчә, ришвәтчелек бирелергә дә, алынырга да тиеш түгел. Күп кеше бу фикер белән килешер дип уйлыйм. Закон каршында бирүчесе дә, алучысы да гаепле санала. Законны бозган икән - җавап бирергә тиеш кеше. Бу тормышта беркем дә башка кеше хисабына яшәмәсен, кешеләр намуслы хезмәт итсен, бер-берсен хөрмәт итеп яшәсеннәр иде. Ришвәт бирмик һәм алмыйк, дуслар! Чөнки ришвәтчелекнең якын киләчәгебездә булу-булмавы бары тик үзебездән генә тора!
"...Машиналы итте ришвәт кешеләрне,
Җылы урынга күтәрде дус-­ишләрне,
Институт ишекләрен шар ачтырды,
Кирәк чакта армиядән дә качыр­ды.
Ришвәт шайтан таягыдай чәчәк ата,
Аркылыга-буйга,уңга-сулга арта,
Усал карарларны уза урап кына -
Чөнки көрәш әле бары "бумашкыда".
(Дамир Гыйсметдиннең"Ришвәткә мәдхия" шигыре)
Бүген кайбер югары уку йортларындагы ришвәтчелек хакында ишеткәч, ирексездән бер мәзәк искә төшә. Анда бер авыл агаеның, "кукурузник" самолеты идәненә бер баш симез сарыкны салып, Казанга очуы сурәтләнә:
- Нәрсә, абзый, сарык алып барасыңмы соң? - дип кызыксына янәшә утырган юлдашы.
- Юк, бу - сарык түгел, сарык ул, әнә, институтта укый, - дип ачуланып җавап бирә имтиханын тапшыра алмаган улын "коткарырга" баручы әти кеше.
Ләкин бу мәзәк, минемчә, көлергә түгел, ә уйланырга, хәтта дулкынланырга мәҗбүр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, ришвәт бирмик һәм алмыйк!