Хәбәрләр
Кайбычлылар, салымнарны 1 декарьгә кадәр түләргә кирәк
Россиянең Татарстандагы федераль салым хезмәте идарәсе искә төшерә: салым корреспонденцияләрен җибәрү "Салым-сервис" федераль казна учреждениесе һәм аның филиаллары аша башкарыла. Шуңа күрә салым белдерү кәгазе конвертларында юллаучы булып нәкъ менә "Салым-сервис" федераль казна учреждениесе филиалы күрсәтелә, ә документта салым суммасын билгеләгән салым инспекциясенең координаталары языла.
Россия федераль салым хезмәте сайтындагы "Салым түләүче физик затның шәхси кабинеты" сервисын кулланучылар салым белдерү кәгазен бары электрон рәвештә генә ала. Бу бик уңай, чөнки әлеге сервис кысаларында салымны онлайн-түләү һәм банк аша түләр өчен әзер квитанцияләрне бастыру мөмкинлеге бар. Шәхси кабинеты булмаган физик затларга салым белдерү кәгазе заказ хат булып өйгә килә. Хатларны почта бүлекчәләренә барып алырга кирәк. Әгәр белдерү кәгазе алмагансыз икән, яшәү урыныгыздагы салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев