Казанда тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының беренче съезды узды. Мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, анда безнең район мәктәпләреннән 15 укытучы катнашкан.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге съездны Казан федераль университеты белән берлектә УНИКСта үткәрде. Республикада әле беренче тапкыр гына уздырылган чараны оештыруда Россия тарих җәмгыяте, РФ Фәннәр академиясенең Россия тарихы институты, ТР Мәгарифне үстерү институты теләктәшлек белдергән. Анда бердәм дәүләт имтиханнары буенча экспертлар, Россиянең әйдәүче педагоглары, фән эшлеклеләре катнашкан һәм мәктәпләрдә тарих, җәмгыять белемен укытуның сыйфатын күтәрү, имтиханнарга уңышлы әзерләнү, тарихи-мәдәни стандартларны тормышка ашыру мәсьәләләре каралган, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр үткәрелгән. Татарстан халыклары тарихы һәм мәдәниятен чагылдырган укыту-методик әсбаплар күргәзмәсен дә кызыксынып караганнар. Съездның 8 августта Алабугада узган пленар утырышында район тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Альбина Хәйруллина, Мәлки мәктәбенең тарих укытучысы Артур Акрымов катнашты.
Нет комментариев