Хәбәрләр
Кайбычлылар Татарстан Республикасы мөселманнарының VII съездында катнашты
Казанда Татарстан Республикасы мөселманнарының VII съезды узды. Чара бергәләп тәкъбир әйтү һәм дога кылу белән башланып китте. Съезд делегатларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул үз чыгышында ислам дине дөньясында да үзгәрешләр күзәтелүен билгеләп үтте.
Кайбычтан съезда, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә, урынбасары Рәмис Хәялиев, имам-мөхтәсиб Дамир хәзрәт Гыйниятуллин һәм авыллардагы имам-хатыйблар катнашты. Ачык тавыш бирү юлы белән, Диния нәзарәте рәисе, мөфти булып, кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды. Аның беренче урынбасары вазифасына Рөстәм Вәлиуллин һәм республиканың баш казые итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев билгеләнде. Утырышта ислам телевизион каналын булдыру, мөселманнар өчен уңайлы мохит тудыра алучы проект каралды, нәзарәтнең төп бурычлары билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев