Хәбәрләр
Кайбычлылар «Төп йорт» фестиваль-бәйгесеннән җиңү белән кайтты
Питрәчтә гаилә ансамбльләренең «Төп йорт» иҗат фестиваль-бәйгесенең өченче йомгаклау туры узды. Әлеге бәйгедә Татарстанның 36 районыннан 85 гаилә катнашты. Анда безнең районнан да өч гаилә чыгыш ясады.
Фестиваль-бәйге Татарстан Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан гаилә иҗаты традицияләрен өйрәнү, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, буыннар алмашын дәвам итү, гаилә ансамбльләрен барлау һәм аларны халыкка таныту максатында үткәрелде. Гаиләләр фольклор, музыка коралларында уйнау, хореография, вокал, декоратив-гамәли сәнгать номинацияләрендә катнашты. Аларның барысы да үз чыгышында гаиләләренең генә түгел, халкының да гореф-гадәтләрен күрсәтергә тырышты. Төрле яшьтәге һәм төрле милләт халыкларын берләштергән әлеге фестивальдә Кайбыч гаиләләре уңышка иреште: Олы Тәрбиттән Марина һәм Агния Таракановалар беренче урынны яулады, Соравылдан Ямщиковлар - икенче, Борындыктан «Гарифулла оныклары» ансамбле өченче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев