Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар тәрбиягә бала алган ата-аналарның V республика форумында катнашты

Республикада тәрбиягә бала алган ата-аналарның V форумы республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән 350дән артык делегат катнашында узды. Опека һәм попечительлек бүлегенең баш белгече Зөлфия Гарәфетдинова хәбәр иткәнчә, анда безнең районнан үз гаиләләренә чит балаларны тәрбиягә алган тугыз гаилә катнашты.

Ел саен үткәрелүче әлеге форумның максаты - ата-ана назыннан мәхрүм калган балаларны үзләренең җылы канаты астына алган гаиләләрнең уңай образын формалаштыру, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру. Форумда катнашучылар уллыкка (кызлыкка), опекун, тәрбиягә бала алган ата-аналарга ярдәм күрсәтү, ятимнәрне гаиләгә урнаштыру һәм башка мөһим мәсьәләләр хакында фикер алышты. Кайбычта 14 гаиләдә тәрбиягә алынган 30 бала, 13 опекун гаиләсендә - 15 бала, уллыкка алынган җиде бала исәпләнә. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова үз чыгышында олы йөрәкле ата-аналарга тирән рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар тәрбиягә бала алган атааналарның V республика форумында катнашты