Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар, “ВИЧ/СПИДка кагылышлы сорауларыгыз бармы?

Майның өченче якшәмбесендә Бөтендөнья күләмендә ел саен СПИД корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Бу көнне беренче тапкыр 1983 елда Сан-Франциско шәһәрендә үткәргәннәр. Символы - киемгә беркетелгән кызыл тасма.

Әлеге көн уңаеннан 15-21 майда Россия буенча "Тукта, ВИЧ/СПИД" акциясе уза. Шул уңайдан Роспотребсоюзның Татарстан буенча идарәсе ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында "кайнар линия" үткәрә. Кайбычлылар да, 8 (84371) 5-59-01, 5-62-07 телефоннарына шалтыратып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таба ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар, “ВИЧ/СПИДка кагылышлы сорауларыгыз бармы?