Татарстанга килгән туристларны җәлеп итәрлек сувенирларга ихтыяҗ кимеми.
Татарстан Министрлар Кабинеты республика халыкның сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге, ТР Һөнәрчелек палатасы инициативасы буенча "Татарстан Республикасының турист сувениры 2016" бәйгесе үткәрә.
Әлеге бәйгенең максаты- Татарстанны туристлар кызыгырлык төбәк итү, халык сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү, сувенир продукциясе җитештерү һәм ассортиментын арттыру, алтын куллы кешеләрне, бу юнәлештә эшләүче эшмәкәрләрне ачыклау һәм хезмәтләрен тиешенчә бәяләү. Бәйгедә сез дә катнаша аласыз. Төп мәгълүмат http://remeslo.tatarstan.ru сайтында.
Нет комментариев