Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар ярминкәдә шәһәр халкын ни белән сөендерә?

Авыл хезмәтчәннәренең Казан шәһәрендә ярминкәләре дәвам итә. Алар чираттагы ярминкәгә 28 ноябрьдә барды.

Кайбычлылар бу көнне 22 машина товар белән иртә таңнан шәһәргә кузгалды. Ризыклары мулдан: 2200 килограмм сөт, 2500 килограмм ит, шулай ук бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, башка авыл хуҗалыгы товарлары, барлыгы 2 миллион 300 мең сумлык продукция алып бардылар.
Ярминкәдә барлык хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, авылның социаль үсеше буенча урынбасары Марат Җаббаров ярминкәгә зур әзерлек белән килгәннәре өчен кайбычлыларга олы рәхмәтен җиткерде. Сатып алучылар да канәгать калды, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән Илфат Шәрәфиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычлылар ярминкәдә шәһәр халкын ни белән сөендерә?