Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычның армиягә китүчеләре белән очрашу булды

Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр, аларның әти-әниләре белән очрашу, районда күркәм традициягә әйләнде. Шундый очрашуларның чираттагысы район Советының актлар залында үтте.

Районда хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Рушания Миңнуллинна әйтеп узганча, быелгы көзге чакырылышта районыбызның 31 егете 20 октябрьдән 4 декабрьгә кадәр Россия Кораллы Көчләре сафларына китә.
- Ватаныбыз сагында тору - 18 яше тулган һәр сәламәт ир-егетнең изге бурычы ул. Россия армиясе елдан-ел яңа технологияләр, техника белән тәэмин ителә. Шуңа күрә армиягә югары белемле егетләр кирәк. Бу чакырылышта китәчәк егетләрнең 25 процентка кадәре югары белемле,- диде Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин. - Безнең егетләр илебезнең төрле төбәкләрендә, төрле гаскәрләрдә хезмәт итәчәк. Иң мөһиме - командирларның боерыкларына буйсынып, аларны төгәл үтәргә кирәк. Үзегезгә беркетелгән техниканы тырышып үзләштерсәгез, хезмәт итүдә бернинди проблемалар булмас.
Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та хәби бурычны намус белән үтәүләрен теләде.
-Әйе, ил сакчысы булу мактаулы да, җаваплы да. Буыннар алмашы дәвам итә: үзвакытында безнең бабайлар, әтиләр дә хәрби бурычын намус белән үтәгән. Хәзер сезнең дә чират җитте. Кайбыч мөстәкыйль район булып оешканнан бирле йөзләгән егетне, шундый очрашулар үткәреп, хәрби хезмәткә озаттык.Аларның берсе дә район, әти-әниләре йөзенә тап төшермәде. Сез дә алар үрнәгендә хәрби хезмәт мәктәбен узарсыз дип ышанам.
Совет армиясе сафларында утыз елга якын хезмәт иткән отставкадагы майор Илһам Хөснуллин да булачак солдатларга изге теләкләрен җиткерде.
- Мин сүземне илебез иминлеген сакларга әзер булган егетләр үстергән өчен әти-әниләренә рәхмәт әйтүдән башлар идем. 28 ел хәрби хезмәттә булып, төрле төбәк егетләрен күрергә туры килде. Алар арасыннан Татарстаннан егетләре тырышлыклары, тәртипле булулары белән аерылып тора иде. Россия армиясе элеккесеннән нык аерыла. Солдатлар тормышы өчен уңайлы шартлар тудырыла. Теләүчеләр соңыннан контракт буенча хезмәт итә ала, хәрби училищеларга укырга керергә мөмкин. Хәрби хезмәтнең ничек узасы үзегездән тора,- диде ул булачак солдатларга мөрәҗәгать итеп.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина партиянең сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллинның булачак солдатларга хатын укыды.
Призывниклар белән очрашу район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең концерты белән үрелеп барды. Соңыннан җылы әңгәмә кафеда әзерләнгән мул өстәлләр артында дәвам итте. Әлеге материал газетага әзерләнгән арада, 20 октябрьдә Кече Мәме авылыннан Сергей Михеев, Ульянководан Александр Мареев хәрби хезмәткә озатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның армиягә китүчеләре белән очрашу булды