Хәбәрләр
Кайбычның авыл хуҗалыгы алдынгылары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән тантаналы чарада катнашты
Кичә Казан шәһәренең «Корстон» үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате көненә багышланган «Уңыш - 2016" тантаналы чарасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән әлеге зур бәйрәм тантанасында республиканың барлык районнарыннан да ел дәвамында югары хезмәт күрсәткечләренә ирешеп эшләгән хезмәт алдынгылары бар иде.
Кайбычтан анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге ун кешелек делегация барды. Алар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров, "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче, икенче, өченче филиаллары директорлары Александр Тутаев, Рифкать Басыйров, Юрий Осипов, "Яңа юл" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Тимершин бар иде. Кошман һәм Багай фермаларында мул сөт саву осталары Гөлфия Шәфиева, Мөршидә Гадиева, Мәлкидән алдынгы комбайнчы Харис Хәбибуллин, Кыр Буасыннан тәҗрибәле шофер Алексей Блиновлар тантананың кадерле кунаклары булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев