Кайбычның Федоровское кырында арпа чәчә башладылар
Апрель уртасында яуган кар, яңгырлар игенчеләребезнең кырга чыгу мизгелләрен бераз тоткарлады, билгеле. Шулай да, апрель кояшының туры каравы, җиләс һава шартлары барлык басуларның бертигез өлгерүенә китерде. Изге җомга көнендә "Ак Барс Кайбыч-1" җәмгыятенең Федоровскоедагы басуында хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин барлык хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә...
Федоровскоеда узган ел шикәр чөгендере игелгән басуда бу көнне руль артында Альберт Фәйзуллин утырган "МТЗ-1221" тракторына тагылган чәчү агрегаты арпа чәчә башладылар.
- Хәзер басулар өлгерде, күргәнегезчә, ике көн инде көчле җил исә. Димәк, туфрактагы дымны шактый киметә. Шуңа күрә барлык көчне туңга сөрелгән җирләрдә дым каплауга сарыф итәргә кирәк. Вакытны әрәм итмәс өчен, көндез чәчеп, кичен дым каплау эшен оештыру зарур. Быел район буенча барлыгы 100 мең тонна ашлык җитештерүгә йөз тотып эшләргә кирәк. Шуңа күрә, язгы кыр эшләрендә катнашучы һәркем 1 май бәйрәмендә хезмәт урынында булырга тиеш. Без Бөек Җиңү көненә кадәр төп культураларны чәчүне төгәлләргә бурычлы. Шулай да, гектар артыннан куып, эшнең сыйфатына зыян китерергә ярамый. Һәр хуҗалыкта сыйфат беренче планда булырга тиеш. Аллага шөкер, уҗым культуралары яхшы кышлаган, Мөрәле янындагы басуны карап чыктым, барысы да әйбәт булса, ул кыр яхшы уңыш бирәчәк. Бүген - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Кыр эшләрендә катнашучы һәркем техника куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә тиеш. Егетләр, хәерле сәгатьтә! Барыгызга да язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгуыгызны телим, - диде Альберт Илгизәрович киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул шулай ук, хәзерге вакытта кайсы филиалда, кайсы хуҗалыкта күпме техниканың басуда эшләве, халыкка хезмәт хакы бирелүе белән кызыксынды.
Орлыкларның тишелеше буенча лаборатор анализ нәтиҗәләре, чәчү технологияләре буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе агрономы Илһамия Нигъмәтҗанова чыгыш ясады. "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте директоры Юрий Осипов әйтүенчә, язгы кыр эшләрен тулы көченә алып бару өчен ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, чәчүлек орлык җитәрлек күләмдә булдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев