Хәбәрләр
Кайбычның гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге грант отты
Татарстан Министрлар Кабинеты социаль әһәмияткә ия проектларны тормышка ашыруда катнашучы коммерцияле булмаган оешмалар арасында грантлар бәйгесе игълан иткән иде. Шушы көннәрдә аның җиңүчеләре билгеле булды.
Әлеге бәйгедә Надежда Ермолаева җитәкчелегендәге "Гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге" Татарстан төбәкара иҗтимагый оешмасы "Гаилә - дәүләтнең күзәнәге генә түгел. Гаилә ул - дәүләтнең үзе" проекты белән катнашты. "Гаилә институтын ныгыту, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау" номинациясендә 144 694 сумлык грант оттылар. Надежда Ермолаева мондый бәйгеләрдә еш катнаша һәм грантлар да ота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев