Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның игенче-механизаторлары көзге культуралар чәчүне дәвам итә

Районыбыз игенче-механизаторлары көзге культуралар чәчүне дәвам итә. Планда каралганча, арыш - 1240, көзге бодай 8415 гектар мәйданда игеләчәк.

«Ак Барс Кайбыч-2» җәмгыяте 180 гектар мәйданда арыш чәчүне төгәлләде инде. «Подберезье» хуҗалыгы планда каралган 900 гектарның 619 гектарында эш башкарган. Көзге бодай чәчүдә «Ак Барс Кайбыч-3» җәмгыяте өлгерлек күрсәтә. Алар планда каралган 2688 гектар мәйданның 99,6 процентында эш башкарырга өлгергән. «Ак Барс Кайбыч- 2» җәмгыяте көзге бодай чәчүдә дә сынатмый: 2687 гектар мәйданның 2544ендә эшне төгәлләгән. «Ак Барс Кайбыч-1» җәмгыяте дә 2127 гектар мәйданда көзге бодай чәчәргә өлгергән. Бу планда каралганның 85,08 процентын тәшкил итә. «Яңа юл»да да әлеге эш 85 процент күләмендә башкарылган. Игенчеләр һава шартлары мөмкинлек биргән һәр минутны файдалы сарыф итәргә тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның игенчемеханизаторлары көзге культуралар чәчүне дәвам итә