Хәбәрләр
Кайбычның ике авыл җирлеге башлыгына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа машина ачкычлары тапшырды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан авыл җирлекләре һәм муниципаль учреждениеләре җитәкчеләренә яңа автомобильләр ачкычларын тапшырды.
Республикада муниципаль берәмлекләр Советларының чираттагы съездын уздырган көнне муниципалитетлар вәкилләренә хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшыру матур гадәткә әйләнде. Президент билгеләп узганча, соңгы җиде елда безнең җирле үзидарә органнарына 1770 автомобиль бирелгән. Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм Кайбычның барлык авыл җирлекләре башлыклары да катнашты. Хуҗа Хәсән һәм Ульянково авыл җирлекләре башлыклары Светлана Матвеева һәм Фәридә Сундуровага "Шевроле Нива" машиналары ачкычларын Президент үзе тапшырды. Бу машиналар җирлек әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итүдә зур ярдәм булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев