Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның “IT-чемпион 2015” бәйгесе җиңүчеләре Казан шәһәрендә үткән бүләкләү тантанасында катнашты

Казанда "IT-чемпион 2015" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Беренче этап җиңүчеләре - һәр районда иң күп балл җыйган укучылар планшет, икенче этапныкылар смартфон иясе булды. Һәр җиңүчегә бәйге логотибы белән рюкзак һәм блокнот тапшырылды.

Кайбыч районыннан бүләкләү тантанасында беренче этап җиңүчеләре - Олы Кайбыч мәктәбенең узган елгы чыгарылыш укучысы Илсинә Ибәтуллина, әлеге мәктәптән Булат Михайлов, Зөлфәт Гарәфетдинов һәм икенче этап җиңүчеләре - Олы Кайбыч мәктәбеннән Нияз Ибәтуллин, Чүтидән Александр Серебряков, Багайдан Андрей Любавин катнашты. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң актив мәктәп булып бу юлы да Олы Кайбыч мәктәбе танылды һәм телевизор белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның “ITчемпион 2015” бәйгесе җиңүчеләре Казан шәһәрендә үткән бүләкләү тантанасында катнашты