Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында яшәүчеләр лицейчылардан Яңа ел котлаулары кабул итте
Кайбычның Картлар һәм инвалидлар интернат- йортында бүгенге көндә 29 кеше яши. Әле шушы көннәрдә генә, күркәм традиция буенча, Казанның Н. И. Лобачевский исемендәге лицей-интернат укучылары аларны якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.
Бу юлы да алар биредә үзләрен зарыгып көтүче өлкәннәргә җырларын, биюләрен бүләк итте. Укучылар, Казан дәүләт федераль университеты ректоры, бу төбәктән Дәүләт Советы депутаты булып сайланган Илшат Гафуров исеменнән, күчтәнәчләр дә тапшырды. Әлеге җылы очрашуда социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева да катнашты, ул интернат-йортта яшәүчеләргә ихлас теләкләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев