Халыкара гаилә көне уңаеннан язның кояшлы матур көнендә кафега бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын билгелеп үтүчеләр, ягъни 60, 55, 50 ел буена иңне- иңгә куеп гомер юлын узган парларны бергә җыйдылар. Бу тантанада ярдәмгә мохтаҗ яшь гаиләләрдә әле яңа туган сабыйларын үстерү өчен кирәкле булган әйберләрне үз эченә алган "Бәби тартмасы"...
Җылы итеп әзерләнгән әлеге тантанага 28 пар һәм яшь балалы сигез гаилә чакырылган иде. Очрашуны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин башлап җибәрде:
- Бүгенге очрашуда яшьләр һәм өлкән яшьтәгеләрнең катнашуы символик мәгънәгә ия. "Синең файдаңа" балалар һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтү хәйрия фондына да рәхмәтем зур. Балалар безнең киләчәгебез, алар күбрәк тусын иде - диде ул. - Бүген табын артында утыручы парлар бик бәхетле кешеләр. Чөнки озак еллар дәвамында бер-берегезгә терәк булып матур тормыш юлы узгансыз, киләчәктә дә парлы гомер кичерегез. Матур традиция буенча сезнең кебек юбилярларны елга ике тапкыр хөрмәтлибез. Без сезне әлеге чарага бер-берләре белән аралашып, рәхәтләнеп ял итсеннәр дип тә чакырдык. Авыр сугыш елларындагы һәм аннан соңгы тынгысыз хезмәтегез, гаиләләрегездә үрнәк булганыгыз өчен зур рәхмәт. Яшь буын да сездән үрнәк алсын иде. Ныклы гаилә - ил терәге ул.
Бәби тартмасын алучылар арасында Кече Мәмедән дүрт бала анасы Марина Карпова да бар иде.
- Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Кызларым Илина, Яна, улыбыз Володяга иптәшкә нәни Ленаны алып кайттык менә. Өйгә бәби кайткач, балаларыбызның ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде сез! Хәзер дә яныннан да китмиләр, миңа гел ярдәм итәләр. Ирем Анатолий да, үзем дә гаилә күп балалы булырга тиеш дип саныйбыз. Нәни кызыбызга шулкадәр күп бүләк бирүләренә сөендек, - диде ул.
Бәйрәмне алып баручы ЗАГС бүлеге начальнигы Рафия Гайнуллина һәм Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Энҗе Мингалиева биредә утыручы гаиләләрнең мәхәббәт тарихы белән таныштырды. Экраннан яшьлекләрен, бөтен тормышларын чагылдырган фотолар белән дә таныштык. Гомер юлында төрле сикәлтәләргә очрасалар да, бер-берсенә булган ярату, хөрмәт хисләре сүрелмәгән.
Илле биш ел бергә яшәүче Мингалиевлар гаиләсе Чүти авылыннан килгән. Касыйм абый, дүртенче классны тәмамлап, 12 яшеннән эшли башлый. "Пермьгә кадәр урман кисәргә бардык," дип сөйләде ул. Армия сафларында өч ел хезмәт итеп кайткач, Әлфия исемле сылу кызга өйләнә. Бер малай, биш кызга тормыш бүләк иткәннәр, 13 онык, ике оныкчыкларының кадерле дәү әтисе һәм дәү әнисе алар.
Кече Кайбыч авылына кунакка килгән Иске Чәчкаб кызы Суфиягә Равил абый бер күрүдә гашыйк була. Алар 1962 елда язылыша, әнә шулай Җамалетдиновлар гаиләсе барлыкка килә. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган егет колхоз рәисе, парторг, укытучы, бригадир булып та эшли. Хезмәте югары бәяләнә, медальләргә дә лаек була. Суфия апа пенсия яшенә кадәр колхозда эшли.
- Аллага шөкер, матур тормыш кичердек. Суфиям бик акыллы, уңган булды. Гаилә зур, абзар тулы терлек иде, өйдәге эш күбрәк аның җилкәсенә төште. Балаларыбыз да кечкенәдән кул арасына кереп үсте, - диде Равил абый.
Гаилә бәйрәменә чакырылган парларның барысына да Альберт Рәхмәтуллин Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Җырчылар Светлана Зиадиева, Илгиз Насыйров, балалар сәнгать мәктәбе директоры Гөлнара Җиһаншина өлкәннәргә җырларын бүләк итте.
Сикәлтәле тормыш юлын язмыш сынауларына бирешмичә үткән парлар бер-берсе өчен кадерлеләр. Алар күңелдә соклану хисе уята.
Нет комментариев