Кайбычның опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәүче белгече хөрмәтләнде
Эшендә югары нәтиҗәләргә ирешүе һәм намуслы тырыш хезмәте өчен район опека һәм попечительлек бүлегенең әйдәүче белгече Тәслимә Әбделхәерова ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының һәм район башлыгының Мактау кәгазенә лаек булды.
Әлеге бүләкләрне аңа бүген 50 яше тулган көнне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин планеркада тапшырды. Ул аңа яңадан-яңа хезмәт уңышлары, ныклы сәламәтлек теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев