Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның “Салават күпере” спорт комплексына Әгерҗедән тәҗрибә уртаклашырга килделәр

Кайбычта әле ике ел элек кенә сафка баскан "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексының даны республика районнарына да таралып өлгерде. Үзләрендә дә шундый комплекс төзүче төбәкләрдән вәкилләр еш килә монда. Апас кебек күрше-тирә район­нардан гаиләләре, дуслары белән бергә бассейнда су коенучылар да күп.

Әле шушы көннәрдә генә спорт комплексы белән Әгерҗе районыннан танышып киттеләр. Аларны "Салават күпере" комплексы мөдире Җәмилә Сәгыева каршы алды. Делегация составында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Ольга Баженова, милек мәсьәләләре буенча урынбасары Эдуард Поносов, "Олимп" спорт-сәламәтләдерү комплексы директоры вазифаларын башкаручы Рөстәм Гыйбадуллин һәм комплексның баш инженеры вазифасындагы Илдар Мифтахов бар иде.
-Безнең 36 меңнән артык халкы булган Әгерҗе районында шушы көнгә кадәр мондый спорткомплекс юк иде әле. Ниһаять, бездә дә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән шундый комплекс төзелде. Узган ел фундаменты салынды, быел төзелеш эшләре алып барылды. Аның проекты, кайбер үзгәрешләрне исәпкә алмаганда, нәкъ сездәге кебек. Дизайны да шундый ук, төсе - аксыл-кызгылт. 30 август - Республика көнендә бездә ике объект файдалануга тапшырылачак: "Олимп" спорткомплексы һәм балалар иҗат йорты, - диде Ольга Алексеевна. - Кайбычка визитыбызның максаты - штат расписаниесе, спорт занятиеләре, балалар, зурларны кабул итү тәртибе, нинди түләүле хезмәтләр күрсәтелүе, бәяләр, ягъни, комплексның тулаем эшчәнлеге белән танышу, сездәге тәҗрибәне кабул итеп алу.
Әгерҗелеләр "Салават күпере" комплексының барлык залларын да карап чыкты, тулы мәгълүмат бирүләре, җылы кабул итүләре өчен коллективка рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның “Салават күпере” спорт комплексына Әгерҗедән тәҗрибә уртаклашырга килделәр