Хәбәрләр
Кайбычның тимераякта йөгерүчеләре чираттагы ярыштан медальләр белән кайтты
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фрат Җиһаншин җитәкчелегендә тимераякта йөгерүчеләрнең җыелма командасы Казанның "Ракета" стадионында шәһәр беренчелегенә үткәрелгән ярышта катнашты.
Анда Мөрәледән Асия Мадаминова һәм Федоровскоедан Карина Җиһаншина бронза медальләр яулады. Алар 20-21 гыйнвар көннәрендә Яңа Чабаксар шәһәрендә Чувашия Республикасының ачык беренчелегендә дә уңышлы чыгыш ясады Ярышның ике көнендә дә Каринага тиңнәр булмады, дүрт стартта да иң югары күрсәткечкә иреште. Асия Мадаминова, көндәшләреннән 3-4 яшькә кечерәк булса да, дүртенче урынга чыкты. Бу хакта яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев