Кайбычның туган көне бәйрәм чараларына бай булачак
Бу атнаның 19 апрелендә Кайбыч районы мөстәкыйльлек алуга 23 ел тула. Район туган көнен быел да зурлап билгеләп узарга җыеналар.
Олы Кайбычта шимбә көнне күңел ачу чаралары иртәнге сәгать сигездә үк башланып китә. Бәйрәм дүрт мәйданчыкта уза: район Советы һәм башкарма комитетны үз эченә алган җәмәгатьчелек үзәге, мәктәп, Галия Кайбицкая музее һәм район мәдәният йорты янында. Мәйданнарда авыл җирлекләренең фольклор ансамбльләре, мәктәп укучылары, үзешчән сәнгать осталары, гармунчылар чыгыш ясый. Анда милли ризыклар да тәкъдим ителәчәк. Район туган көненә кадәр барлык авылларда да өмәләр үткәрү бурычы куелды. Бәйрәм чараларына рәхим итегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев