Кайбычның туган көне чараларга бай булачак
Кайбычның туган көне уңаеннан 18 апрельдә бәйрәм тантанасы уза.
Бу көнне Олы Кайбычтагы мәдәният йорты янындагы мәйданда иртәнге сәгать сигездә бәйрәм ярминкәсе башланып китә. Анда авыл җирлекләре, кибетләр сәүдә итә. Фольклор группалар чыгыш ясый. Иртәнге сәгать унда мәдәният йортында якташларыбыз, авылдашларыбыз катнашында тантана уза. Ул Татарстанның халык артисты, якташыбыз Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге "Сәлам" ансамбле һәм сәләтле балаларыбыз чыгышлары белән бергә үрелеп бара. Җырларда җырланган гүзәл Кайбычыбызның туган көнен бергәләп бәйрәм итик, дуслар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев