Кайбычның Яңа ел бизәлешенә Татарстан Иҗтимагый палатасының махсус комиссиясе бәя бирде
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев хәбәр иткәнчә, әлеге комиссия район үзәге Олы Кайбычтагы ял паркын, оешмалар тирәсендәге чыршыларны, төрле сыннарны караган, Кече Мәме авыл җирлегенә дә барганнар.
Татарстан Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Илфат Сөнгатуллин, Иҗтимагый палатаның икътисади үсеш, инфраструктура, гражданнарның тормыш эшчәнлеге буенча комиссия әгъзасы Елена Муравьева, ТР Мәдәният министрлыгыннан Фәридә Хәмидуллина җитәкчелегендәге комиссия Яңа елга әзерләнүебезгә уңай бәя биргән. Каникуллар вакытында мондый комиссия барлык районнарда да эшләде, алар республика бәйгесендә җиңүчеләрне билгеләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев