Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның яшь депутаты Казаннан кайтты

19 декабрьдә Казан янындагы "Идел" яшьләр үзәгендә "Бердәм Россия" партиясенең "Яшьләр гвардиясе" бүлеге тарафыннан ел саен үткәрелүче "Без булдырабыз!" сменасы узды. Республиканың барлык төбәкләреннән дә җыелган яшьләр, яшь депутатлар белән Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында Татарстанда парламент оешу тарихы, республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, яшьләрнең сорауларына җавап бирде, яшь депутатларның үз төбәкләрен үстерү, тормышны тагын да җанландыруда башлап йөрүләрен теләде. Бу очрашуга безнең районнан Ябалак авыл җирлеге депутаты Фәрит Зиннуров барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның яшь депутаты Казаннан кайтты