Тәтеш шәһәренең "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында укучылар арасында Тәтеш районы беренчелегенә йөзү буенча ачык ярышлар үткәрелде.
Әлеге ярышларда Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Тәтеш районнарыннан барлыгы 110 яшь спортчы катнашты. Анда, районыбыз данын яклап, "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексының йөзү буенча тренеры Ленар Сибгатуллин җитәкчелегендә укучылар командасы да катнашты. 2005-2006 елгы кызлар арасында баттерфляй ысулы белән 50 метр арага йөзүдә Алинә Тимергалиева өченче урынны алды. 2005-2006 елгы кызлар арасында аркада йөзү ысулында Виктория Пашкина беренче урынны яулады. Алар икесе дә Олы Кайбыч мәктәбеннән. Эстафета ярышларында кызлар командасы өченче урынны яуласа, малайлар командасы дүртенче урында. Яшь спортчыларыбызга киләсе ярышларда уңышлар юлдаш булсын.
фото http://tetushi.tatarstan.ru/
Нет комментариев