Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары эчкән килеш руль артына утырга Апас районы кешесенә беркетмә төзегән

Хәзерге вакытта көннәрнең салкынча, явымлы булуы юлларда һәлакәтләр артуга китерә. Чөнки юеш, урыны белән бозлавык юлларда югары тизлек белән барган автомобильләр тиз арада туктый алмый. Шунлыктан юл-транспорт һәлакәтенә юлыгалар.

Руль артында утыручы шофер спиртлы эчемлекләр кулланган булса, сәфәрнең һәлакәт белән төгәлләнәчәген көт тә тор. 7 ноябрьдә Кайбычка килергә дип юлга чык­кан Апас кешесе белән дә шундый хәл килеп чыга. Ул кичке сәгать җиделәр тирәсендә Каратун - Кайбыч автомобиль юлының 14 нче чакрымында куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлек режимын сакламаган, нәтиҗәдә, автомобиле юл читенә төшеп, агачка бәрелгән.
- Бу очрак турында безгә шул юлдан кайтучы шоферлар хәбәр итте. Без барганда автомобиль хуҗасы шунда иде. Эчкән икәнлеге күренеп тора, шулай да медицина тикшерүеннән баш тартты. Аңа карата беркетмә төзелеп, материаллары Кайбыч җәмәгать судына җибәрелде, - диде Кайбыч полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары эчкән килеш руль артына утырга Апас районы кешесенә беркетмә төзегән