"Юл газабы - гүр газабы" дигән әйтем бар халкыбызда. Кайвакыт ул газапны автомобиль йөртүчеләр, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырып, үзләре китереп чыгара. Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесенә исерек шоферлар сәбәпче.
Район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Фирдүс Тимершин хәбәр итүенчә, соңгы араларда алар кармагына исерек хәлдә руль артына утырган өч кеше капкан. Сентябрьнең соңгы көнендә иртәнге сәгать җиделәр тирәсендә Борындык-Норлат юлында "УАЗ" автомобилен туктаталар. Борындыкта яшәүче булып чыга ул. Авызыннан хәмер исе аңкып торган, медицина тикшерүеннән баш тарткан.
4 октябрьдә көндезге сәгать икеләрдә Олы Кайбыч авылын урап үтүче юлда "Чери" автомобиле хуҗасы да, бәлки, сәфәре уңышлы төгәлләнер, дип уйлагандыр. Казанда яшәүче бу кешенең дә спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыклана. Менә бит, машина йөртүчеләрнең икесе дә иртәдән, көпә-көндез шешәгә үрелгән, ваемсызлыкларына исең китәрлек. Алар үзләрен генә түгел, юлдагы башка транспорт хуҗаларының, пассажирларның да гомерләрен куркыныч астына куйган. Автомобильләре штрафстоянкага куелган, үзләренә җәмәгать суды каршында җавап бирергә туры киләчәк.
7 октябрьдә Кайбыч-Камыллы автомобиль юлының 27нче чакрымында (Мәлки авылы янында) "МТЗ" тракторы туктатылган. "Дубрава" җәмгыятенең өченче филиалы механизаторы булып чыга ул. Ул да хәмер кулланган була.
- Башкаларга сабак булсын дип, спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган шоферларны тоткарлау, саллы гына штрафлар сугылуы турында район газетасына даими язып торабыз. Ләкин аларның саны кимеми. Төп эше, керем чыганагы транспорт чарасы булган шоферлар 1,5 елга эшсез дә кала, гаилә бюджетыннан 30 мең сум күләмендә штраф та түләргә мәҗбүрләр. Исерек килеш юл-транспорт һәлакәте дә китереп чыгарса, ирегеннән дә колак кагуы ихтимал. Эчкән килеш руль артына утырганчы, алар шул хакта, гаиләләре турында уйлансыннар иде, - ди Фирдүс Тимершин.
фото http://gtrk-saratov.ru
Нет комментариев