Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган тагын ике кешене тоткарлады

Юл-транспорт һәлакәте иминлеген саклау, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү буенча профилактик эш алып бару, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны барлау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре еш кына рейдлар оештыра.

Район полиция бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, 17 август көнне Олы Кайбыч авылында "Хундай" автомобиле белән идарә иткән Афанасьевка кешесе туктатылган. Тикшерү барышында аның спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыкланган.
20 августта Шүширмә авылында "Беларусь" тракторы белән идарә иткән механизатор да исерек хәлдә руль артына утырган. Әлеге ике очрак буенча да беркетмә тутырылып, материаллар Кайбыч җәмәгать судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычның ЮХИДИ инспекторлары спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган тагын ике кешене т...