Район үзәгендә яшәүчеләрнең авыл читендәге төнлә утлар яктысында балкып утырган зур ангарларга игътибар иткәне бардыр, мөгаен. Сүз «Кайбыч» юл төзү-ремонтлау участогы турында бара. Күбегезнең бу оешмада булганы, яңа корылмаларны күргәне юктыр әле. Ә безгә әле шушы көннәрдә генә шунда барырга, андагы мохит белән танышырга туры килде. Андагы матурлык, тәртипкә, җиһазларга...
Узган шимбәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров юл төзү-ремонтлау участогына барды. Кышкы сезон башланыр алдыннан алар коллектив белән очрашты, базасы, эш шартлары белән танышты. Ике атна элек - 15 октябрьдә - юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлаулар кабул итте. Икенче һөнәри бәйрәмнәре - Автомобиль йөртүчеләр көне алдыннан актлар залына начальниклары Илгиз Сабиров җитәкчелегендә оешма хезмәтчәннәре җыелды. Җәйге сезонны бәла-казаларсыз, авария һәм имгәнүләрсез, уңышлы тәмамлауларын ассызыклап, ул сүзне муниципалитет башлыгына бирде.
- Соңгы берничә елда безнең районда юл инфраструктурасын үстерү буенча күләмле эш башкарылды, җитештерүчәнлек һәм сез башкарган эшнең сыйфаты күп тапкырлар яхшырды, - диде Альберт Рәхмәтуллин. - Әлеге заманча базаны төзү өчен безнең районга күп инвестицияләр җәлеп ителде. Хезмәт шартлары тамырдан үзгәрде һәм без районга бүлеп бирелгән финанс ресурслары өчен «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Айрат Шәймиев кул астында эшләүче җитәкчелеккә рәхмәтле. Юлларыбызның төзек булуы сезгә, юл хезмәтчәннәре хезмәтенә бәйле. Элегрәк, агрофирма директоры булып эшләгәндә, кар күп яву сәбәпле, туган авылым Бәрлебашына керә алмаган чаклар да бар иде. Хәзер теләсә нинди транспорт: мәктәп, рейс автобуслары, шәхси автомобильләр бернинди проблемасыз йөри. Болар барысы да сезнең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тынгысыз хезмәт итүегезнең матур нәтиҗәсе. Районыбыз юллары төзек, хәтта юл кырыйларын да чабасыз. Юллар - авыллардагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе һәм ул авыл җирлекләрендә узучы җыеннарда күтәрелмичә калмый. Республикабыз хөкүмәте юллар төзелешен тиешенчә финанслап торса, торак пунктлардагы барлык урамнар да юллы булыр дип ышанасы килә.
Район башлыгы юл хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре һәм Автомобиль йөртүчеләр көне белән котлады һәм юллардагы иминлекнең нигездә әлеге тармактагыларның оператив эшчәнлегенә бәйле булуын әйтте. Ул оешма җитәкчесе Илгиз Сабировка Мактау кәгазе, механик Марсель Гыйсмәтуллинга һәм участоктагы җитештерү-техник бүлек инженеры Гөлнур Ильязовага Рәхмәт хаты тапшырды.
Очрашудан соң, соңгы ике ел эчендә барлыкка килгән яңа объектлар белән таныштылар. Бу ремонтлау-механика остаханәсе, машина кую өчен җылытылмаган урын һәм ком-тоз катнашмасын саклау ангары. Остаханәнең мәйданы зур, монда бер-ике генә түгел, шактый күп техника сыя. Җылы, якты, чиста бина заманча җиһазландырылган, хезмәтчәннәр өчен дә шартлар тудырылган: душ кабиналары, санузел, һәркем өчен аерым шкафлар куелган чишенү бүлмәсе. Оешма территориясендә идеаль тәртип. Участок начальнигы әйтүенчә, быел өч мең квадрат метр мәйдан асфальтланган, яңа коймалар, ике шлагбаум ясалган.
Ильгиз Сабиров биредә 2013 елның апреленнән бирле эшли: башта урынбасар булган, ике еллап инде оешма белән җитәкчелек итә.
- Коллективыбыз яшь, - диде ул. - Бездә 44 кеше хезмәт куя, 22 техникабыз бар, шуларның бишесе - берничә эшне берьюлы башкара ала торган машиналар: «Вольво» һәм дүрт КамАЗ. Техника кышкы сезонга тулысынча әзер. Автопарк даими рәвештә яңа машина белән тулылана. Уңай хезмәт шартлары тудыру өчен хәлебездән килгәннең барысын да эшлибез, яңа техника, кайнар ризык, сезонлы эш киеме белән тәэмин итәбез, яхшы хезмәт хакы түлибез, премия рәвешендә матди кызыксындыру чаралары каралган. Егетләр ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшли. Кышкы буран вакытларында аларның эш көне иртәнге сәгать 4-5 тә башлана, ике грейдер үз маршрутлары буенча ике юнәлештә юлга чыга. Мәктәп автобуслары һәм башка транспорт рейска чыкканда юллар чистартылган була инде. Эшкә барысы да җаваплы карый, районның төрле авылларыннан килеп эшләүче коллектив хезмәтчәннәренә рәхмәтемне белдерәм. Машина йөртүчеләр - Афанасьевкадан Илшат Хәмидуллинны, Колаңгыдан Алмаз Камалиевны, Олы Кайбычтан тракторчы Динарис Тимершинны, Кече Кайбычтан автогрейдер машинисты Фиргать Нуруллинны аерым билгеләп үтәсем килә. Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан автогрейдер машинисты Владимир Сахаров «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте генераль директорының Мактау кәгазе, ә юл мастеры Илһам Вилданов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Склад мөдире Талия Маннанова турында да әйтәсем килә, аның эш урынында һәрвакыт тулы тәртип.
Коллектив башкарган эш күләмен бер генә мәкаләдә яктыртып булмый: җәй көне алар юллар төзи, ремонтлый, юл билгеләре урнаштыра, кышын кардан чистарталар, реагентлар белән эшкәртәләр. Бары шуны гына әйтеп була: яхшы хуҗаның һәр җирендә һәрвакыт тәртип аның.
Шул вакытта автомобильчеләр рейска чыгарга әзерләнде, начальник күрсәтмәсен көтәләр. Мотор тавышлары астында шоферлар белән сөйләшеп алырга да өлгердем.
- Юл төзү-ремонтлау участогында сигез ел эшлим, - диде дүрт «Вольво»ның берсен йөртүче Алмаз Камалиев. - Җәй көне бригада белән юллардагы чокырларны ремонлауда катнашам, кышын сменалы эштә. Өч көн эшлим, дүртенчесендә ял итәм. Минем өчен кыен түгел, күнеккән эш, хезмәт хакын вакытында түлиләр. Авыл җирендә шулай яхшы түләнелүче эш урыны табуы кыен. Автомобилем яңа, яхшы хәлдә тотабыз, гаражлар җылы, техниканы ремонтлау өчен бөтен шартлар да тудырылган, хәтта аларны юу урыны да бар. Машина ватылган очракларда, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында механикка яисә начальникка шалтыратабыз. Запас частьлар һәм ягулык белән тоткарлыклар булганы юк. Аерым очракларда, үзебез төзәтә алмаганда, автосервис килә. Безгә махсус эш киемнәре бирәләр, кайнар ризыкны термосларда Апастан алып киләләр.Коллективтагыларның үзара мөнәсәбәте яхшы, җитәкчелек хезмәтебезне бәяли белә. Гомумән, мин эшемнән канәгать.
Безнең һәрберебезнең тормышы юллар белән тыгыз бәйләнгән. Юкка гына тормышның үзен дә юл белән чагыштырмыйлар. Чокыр-чакырсыз, төзек, тигез юллар - һәр автомобиль йөртүченең хыялы. Юллар төзү һәм ремонтлау тармагында хезмәт куючылар ярдәме белән алар әнә шундый яхшы булсын иде.
Фирәдә Сайранова,
автор фотосы
Нет комментариев