Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча район ведомствоара комиссия утырышы узды

Кайбычта алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча район ведомствоара комиссия утырышы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында узды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров алып барды. Анда район прокуроры Руслан Заһретдинов, алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән шәһәрендәге территориаль бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлык­лары,...

Кайбычта алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча район ведомствоара комиссия утырышы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов катнашында узды. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров алып барды. Анда район прокуроры Руслан Заһретдинов, алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән шәһәрендәге территориаль бүлеге вәкилләре, авыл җирлекләре башлык­лары, полиция, редакция хезмәткәрләре катнашты. Утырышта безнең районда спиртлы эчемлекләр сатуның легаль булмаган әйләнешенә юл куймау буенча нинди чаралар алып барылуы хакында сүз барды. Район газетасы битләрендә «Халык контроле»н яктырту барышы турында чыгыш тыңланды.
Җәүдәт Әхмәтханов,
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе:
- Кайбычта алкоголь продукциясен рөхсәтсез сатуга чик кую, бу хактагы фактларны ачыклау буенча максатчан эш алып баруларын, утырышта катнашучыларның активлыгын, сораулар да бирүләрен уңай бәялим. Әлеге тема актуаль, чөнки без кулланучылар хокук­ларын һәм иминлеген кайгыртабыз. Алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү мәсьәләсе Президентыбыз контролендә. Рөстәм Миңнеханов безгә алкоголь базарында вәзгыятьне яхшыр­ту буенча «юл карта»сы әзерләргә йөкләмә бирде. Төп максатыбыз - алкоголь базарында тәртип урнаштыру. Чөнки ялган, легаль булмаган спиртлы эчемлекләр кеше организмына зур зыян китерә, үлем очраклары да күп. Аны лицензиясе булган сәүдә нокталарыннан гына сатып алып та, агулану очраклары сездә дә бардыр. Монысы инде спиртлы эчемлекләрне чамасын белмичә, кирәгеннән артык күп кулланудан килә. Шуңа да безнең бурыч - эчү культурасын яхшырту. Берәүне дә эчмә дип, кисәтә алмыйбыз, үз аңында булмаса, эчкән кеше барыбер эчәчәк. Әмма ул суррогат түгел, ә сыйфатлы продукция кулланырга тиеш. Кибетләргә ЕГАИС системасы кертелүе ялган аракы сатуга чик куя. Гомумән, эчүчелек, тәмәке тарту беркайчан да «мода»да булмады. Иң яхшысы - аек, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән шөгыльләнү, бассейн­да йөзү. Сездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Спиртлы эчемлекләрне бөтенләй кулланмыйм, үземне бик яхшы хис итәм. Ә эшчәнлегебезгә кагылышлы сорау­ларыгыз булса, һәрвакыт минем белән элемтәгә керә аласыз. Һәр кеше өчен дә ачыкмын.
Эльвира Заһидуллина, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары:
- Районда агымдагы елның тугыз аенда алкоголь продукциясе сату, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 105 процент тәшкил итә. Шуның 102 проценты Татарстанда җитештерелгән алкогольле эчемлекләр. Район территориясендә хәмер изделие­ләре сатуга өч предприятиенең лицензиясе бар, 66 сәүдә ноктасында сәүдә саталар.
Рушан Хуҗин, Кайбыч полициясе начальнигы:
- Полиция хезмәткәрләре районда ялган аракы сатуга юл куймау буенча максатчан эш алып бара. Агымдагы елның ун аенда без этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган продукция сату өлкәсендә өч җинаять ачык­ладык. Олы Урсак авыл җирлеге составына керүче Бушанчада җитмештән узган бер хатынга, өеннән спиртлы эчемлекләр сатуы өчен Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының беренче бүлегенең 238 нче маддәсе буенча җинаять эше ачылды һәм аңа суд каршысына басарга туры килде. Ул саткан спиртлы сыекчага ясалган физик-химик экспертиза аның кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булуын һәм иминлек таләпләренә туры килмәвен күрсәтте. Суд аны 10 мең сум күләмендә штрафка тартты. Бу хатынның безнең кармакка икенче тапкыр эләгүе инде. Беренче тапкыр да ул, шушы маддә буенча җинаять җавап­лылыгына тартылып, дүрт мең сум штраф түләгән иде. Күрәсең, әлеге гамәленнән сабак алмаган, - диде ул. - Шушы ук авыл җирлегендәге Кече Урсакта яшәүче икенче бер хатынның да, ярты литрлы минераль су шешәсенә салып, спиртлы эчемлек сатуына да тап булдык. Ул сыеклыкка ясалган экспертиза да аның кеше гомере өчен куркыныч булуын күрсәтте. Бу хатынга да, Ульянково авылында өеннән законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатучыга да җинаять эше ачылды. Полиция хезмәткәрләре РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның дүртенче бүлеге, 15.12 маддәсе буенча да административ хокук бозу очракларын ачыклады. Бернинди маркировкасы булмаган алкоголь продукциясе әйләнешенең дүрт очрагы буенча да административ эшләр ачылды. Юлларда машиналарны туктатып, багажникларында, салонда бишәр литрлы плас­тик шешәләргә тутырылган алкоголь продукция­се табылды. Аларның бернинди этикеткасы да, кайда җитештерелүе турындагы мәгълүмат, документлары юк иде. Мондый эчемлекне кулланган кеше гомеренә куркыныч янамый дип, беркем дә гарантия бирә алмый.Башка кешеләргә сату өчен өеннән үзләре җитештергән һәм составында этил спирты булган продукция сатучылар да бар. Бәрлебашы, Олы Подберезье авылында без шундыйларга юлыктык. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзәндәге территориаль бүлеге вәкиле белән берлектә бер шәхси эшмәкәрнең Колаңгы һәм Шүширмәдәге сәүдә нокталарында легаль, ягъни, сатуга яраклы булуын раслаучы бернинди дә документы булмаган сыра сату очрагын ачыкладык. Нәтиҗәдә, беренче кибеттән 64,97 литр, икенчесеннән 25,71 литр сыра сатудан алынды. Алкоголь инспекциясе хезмәткәре белән берлектә шулай ук кичке сәгать уннан соң һәм иртәнге сәгать унга кадәр хәмер сатуның ике очрагын ачыкладык. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.2 маддәсеннән күренгәнчә, бу вакытта хәмер изделие­ләре сату аны законсыз рәвештә сатуга тиң, хәмерне сату вакыты чикләнгән. Югыйсә, сатучыларга моның өчен үзләренә 1500-2000 сум, ә кибет хуҗаларына 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр штраф сугылуын, спиртлы продукциянең конфискация­ләнүен бик яхшы беләләр. Район буенча законсыз рәвештә сатудан барлыгы 176, 63 литр спиртлы сыекча алынды. Бу кадәр ялган продукция сатылган булса, ахры аяныч та тәмамланган булыр иде. Чөнки ялган аракы кеше сәламәтлегенә зур зыян китерә, аннан агуланып үлүчеләр дә бар.
Луиза Сөнгатуллина,
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта алкогольле һәм спиртлы эчемлекләрнең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм кисәтү буенча ра...