Кайбычта “Ана капиталы”ның 20 меңен алырга була
Пенсия фонды бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова хәбәр иткәнчә, 6 майдан Ана (Гаилә) капиталыннан бер тапкыр бирелүче 20 мең сум акчаны алу өчен гаризалар кабул итә башлаганнар. Гаиләләргә бу акча көндәлек кирәк-ярак өчен бирелә.
Әлеге акчаны алу хокукыннан Ана (Гаилә) капиталына сертификаты булган яисә сертификатны агымдагы елның 31 декабренә кадәр алган гаиләләр файдалана ала. Бу сумманы алу өчен, 2016 елның 31 мартыннан да соңга калмыйча, гариза язарга кирәк. Анда СНИЛС номеры, сертификатның сериясе һәм номеры күрсәтелә. Үзең белән шәхесеңне раслаучы таныклык һәм банктагы исәп-хисап счеты реквизитлары турында белешмә алып килергә кирәк. Балага ничә яшь булуы мөһим түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев