Күркәм традиция буенча, районда ел саен яз-көз айларында Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә алыначак егетләр, аларның әти-әниләре белән очрашу үткәрелә. Бу чакырылышта 26 егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш.
Көзге чакырылышта илебез сагына китәчәк егетләр белән чираттагы очрашу да тантаналы төстә узды. Хәрби комиссар Илшат Паймурзин әйтеп узганча, Россия оборона министры Сергей Шойгуның агымдагы елның 1 октябреннән Россия Кораллы Көчләре сафларына көзге чакырылыш башлану турындагы боерыгы дөнья күрде.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин егетләргә хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен теләде.
- Ватан алдындагы бурычыгызны намус белән үтәп кайтыгыз.Бабаларыбыз, әтиләребез дә илебез сагында торган, инде хәзер сезнең чират җиткән. Буыннар алмашы шулай дәвам итә, -диде ул. - Район оешканнан бирле егетләребез хезмәт иткән хәрби частьләрдән әти-әниләре адресына бары Рәхмәт хатлары гына килде, солдат исеменә тап төшермәделәр. Сез дә, алар традициясен дәвам итеп, хәрби хезмәтне төгәл үтәрсез дип ышанам. Бер ел вакыт сизелмичә дә үтә, уңышлар сезгә, туган якларыбызга исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Әти- әниләрегезгә сабырлык телим.
Совет Армиясе сафларында утыз елга якын хезмәт иткән отставкадагы майор, райондагы яшь армиячеләр хәрәкәте җитәкчесе Илһам Хөснетдинов та егетләргә киңәшләрен бирде.
Очрашу район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, Федоровское урта мәктәбенең яшь армиячеләр отряды чыгышлары белән үрелеп барды.
Булачак солдатлар арасында күрше егете Айдар Шакиров та бар иде.
- Олы Кайбыч урта мәктәбендә тугызынчы классны тәмамлагач, Казан шәһәрендәге энергетика көллиятендә техник-электрик һөнәрен үзләштердем. Армия сафларына теләп барам. Әтием Илдар кебек мин дә армия мәктәбен үтәргә телим, - диде Айдар.
- Мин Казанда төзелеш көллиятендә электр монтажлаучы һөнәре буенча укыдым. Үз һөнәрем буенча "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында эшләдем. Әтием Радик та хәрби хезмәттә булган, хәзер мин дә үз бурычымны үтәргә җыенам, - дип әңгәмәгә Борындык егете Рушан да кушылды.
- Хәзерге вакытта егетләребез үз илебездәге хәрби частьләрдә генә хезмәт итә. Мисал өчен, миңа Германиядә хәрби һава көчләренә каршы гаскәрләрендә ике ел хезмәт итәргә туры килде. Ходайга шөкер, хәзер илебездә тыныч, алга таба да шулай була күрсен, - диде аның әтисе Радик Хөснетдинов.
Истәлеккә бергәләп фотога төшкәннән соң, очрашу кафеда мул табын артында дәвам итте. Бу атнаның дүшәмбесендә егетләрнең бер өлеше армиягә китте инде.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Нет комментариев