Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слеты узды

Әлеге слетка "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче, икенче, өченче филиалларыннан ике йөзләп хезмәт алдынгысы җыелды.

Зал бәйрәмчә бизәлгән, табыннарның сервировкасы нәкъ ресторандагыча, Казаннан эстрада йолдызлары килгән. Тантана кунакларын танырлык та түгел: ир-егетләр җитди костюмнардан, хатын-кызларның күбесе прическа ясаткан, матур күлмәкләрдән, туфлиләрдән. Кай арада өлгергәннәр диген, югыйсә, иртәнге савымга да барганнар, бозауларын да караганнар, без йокыдан торганчы эшләрен бетереп кайтып, бизәнеп-төзәнеп слетка да килгәннәр. Талгын гына музыка астында бәйрәм башланып та китте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тынгысыз хезмәтләре өчен аларга чын күңелдән рәхмәтен белдерде.
-Безнең район икътисадында агросәнәгать комплексы зур роль уйный.
Чөнки Кайбыч- саф авыл хуҗалыгы районы. Башкарган хезмәтләре өчен мин игенче-механизаторлар, терлекчеләр алдында түбәнчелек белән баш ияр идем. Сез мактау һәм хөрмәткә лаек кешеләр. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек коллегиясе дә әле шушы көннәрдә генә узды. Анда яңгыраганча, агросәнәгать комплексында эш нәтиҗәләре буенча Кайбыч беренче унлыкта, ягъни тугызынчы урында. Әлеге уңышыбыз белән барыгызны да кайнар котлыйм. Әмма безнең алда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча зур бурычлар тора әле.
Район башлыгы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырды. "Ак Барс" холдингының агросәнәгать комплексы департаменты директоры Камил Галиев Кайбыч хезмәтчәннәренә яңадан-яңа хезмәт уңышлары теләде, алдынгыларны бүләкләде. Бу хакта газетабызның киләсе санында тулырак укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре слеты узды