Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Фирдүс Тямаев Кайбычтагы картлар йортында нишләп йөргән

Артистларыбыз, шулай ук башка өлкәдә танылган шәхесләребез Кайбычны бигрәк үз итә. Илсөя Бәдретдинова куйган тамашадан алган хисләр суынырга да өлгермәде, популяр җырчы Фирдүс Тямаев килде. Кайбычта мондый хәлнең соңгы арада күзәтелгәне булмаган: ике көн рәттән узган концертта район мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Әллә инде иҗатын шулкадәр...

Берничә көннән соң бу җырчы районның Федоровскоеда урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында хәйрия концерты уздырды. Монысы - биредә яшәүчеләргә Өлкәннәр көненә бүләк иде.

Җырчының бу программасы, мәдәният йортында куелганыннан аермалы буларак, өлкәннәрнең күңел халәтенә туры килерлек итеп төзелгән. Һәрбер чыгышны биредә яшәүчеләр күңел биреп карадылар, бик зур рәхмәтләрен җиткерделәр. Фирдүс Тямаевның картлар һәм инвалидлар йортында чыгыш ясавы бер дә очраклы түгел, республикабызның Нурлат районында туып-үскән җырчының әнисе картлар йорты хезмәткәре булып эшләгән, шуңа күрә ул, мондый йортларда яшәүчеләргә аерым игътибар бирә һәм, кайсы гына районга барса да, әгәр ул җирдә шушындый учреждение булса, һичшиксез, күңелләрен күрергә тырыша икән. Җырчыга - район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның, ә башка артистларга социаль яклау бүлегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Картлык көннәрен биредә уздырырга мәҗбүр булганнарның күңелен күрү, сүз дә юк, игътибарга лаеклы гамәл. Мондый күркәм эшләр дәвамлы булсын иде. Күңел булсын өчен, адәм баласына күп кирәкми. Ә өлкәннәргә исә бигрәк тә. Игътибар дигәннән, тагын шуны да әйтеп үтәргә кирәктер, картлык көнендә шушындый язмышка дучар булган, икенче төрле әйткәндә, туган нигезеннән аерылып, соңгы көннәрен картлар һәм инвалидлар йортында үткәрүчеләрнең хәлен белү артык булмый. Уннан артык райондашыбыз, үзебезнең райондагы интернатта урын җитмәү сәбәпле, башка районга җибәрелгән. Районның социаль яклау бүлеге әлеге өлкәннәр янына даими визитлар оештыра һәм авыл җирлеге башлыкларына да әнә шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итә. Барып хәлләрен белеп, мөмкинлек булса, йөри алырлык әби-бабайларны туган нигезләренә алып кайтып килү дә артык булмас иде. Бу хакта, уйланыйк әле, хөрмәтле җитәкчеләр. Халыкара инвалидлар көне алдыннан чит туфракта соңгы көннәрен санаучы авылдашларыбызны барлыйк. Моның өчен, әллә ни күп кирәкми, бары тик теләк җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта авыл җирлеге башлыкларын җырчыдан үрнәк алырга чакыралар