Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта бадминтон буенча район беренчелеге узды

Кайбыч укучыларының бадминтон уенының чын осталары булуы, шушы уен нәтиҗәсендә Борындык укучыларының Франциягә кадәр барып җитүеннән күпләр хәбәрдар. Бездә спортның бу төре белән биш ел элек ныклап шөгыльләнә башлаганнар иде. Хәзер районыбызга ТР Бадминтон федерация­сеннән дә игътибар зур. Чөнки өметле бадминтончыларыбыз бар. Әле шушы араларда гына "Салават күпере" комплексында укучылар...

Спорт - балаларның буш вакытларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрергә мөмкинлек бирә, аларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияли. Дәресләрдән соң спортзалга йөгерүче балаларның сәгатьләр буена компьютерда төрле уеннар уйнап утырырга вакыты калмый, теләсә кая да йөрми. Киресенчә, спорт белән шөгыльләнүчеләр укуда да алдыра, мәктәп тормышында да актив катнаша. Ярышта катнашучыларны сәламләү чыгышында башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та, шуңа басым ясап, район мәктәпләрендә бадминтон уйнамаган укучылар калмагандыр инде диде. Спортның бу төрен үстерүдә ТР Бадминтон федерациясенең дә ярдәме зур булуын белдерде, моның өчен аның президенты Алексей Демидовка рәхмәтле булуыбызны әйтте. Павел Фомин үз чыгышында болай диде:
- Республиканың башка районнарында да бадминтон белән кызыксыну арта. Яңа ел каникулларында без Казан, Әлмәт шәһәрләрендә, Аксубай районында гаилә командалары арасында турнирлар үткәрдек. Кайбыч та бадминтонны үстерүгә зур игътибар бирүче районнарның берсе. Бадминтончыларга шартлар тудыруда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның өлеше зур. Әле күптән түгел генә Борындык мәктәбендә булган идек, анда коридорга бадминтон сеткасы тартып куйганнар, укучылар тәнәфес саен уйный. Балаларны спортка тартуда зур өлеш куючы Хәмзә Юнысовка рәхмәтлебез. Ул республика, Россия күләмендә иң көчле спортчылар әзерләде. Кечкенә авыл мәктәбе укучыларының Франциядә халыкара ярышларда бишенче урынны яулавы зур казаныш ул. Федоровское мәктәбенең физкультура укытучылары Альбина һәм Юрий Григорьевлар да үз эшенең осталары, укучыларны бадминтонга тарталар. Хәзерге вакытта аларның кызлары Полина Казан шәһәрендә бадминтон белән пофессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Безнең федерация аңа зур өметләр баглый.
Ул яшь бадминтончыларның тренерларына федерациянең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ярышта 2004-2008 елгы малайлар арасында шәхси беренчелектә Федоровскоедан Руслан Төхбәтуллинга тиңнәр булмады. Борындык мәктәбеннән Рияз Гыймадиев, Федоровскоедан Максим Ситнов икенче-өчен­че урыннарда.
Борындык кызлары Гүзәл Хәйруллина, Диана Гобәйдуллина, Алсу Шиһапова иң оста уенчылар булдылар.
2009 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар арасында җиңү Федоровскоедан Никита Алексеевка елмайды. Шул ук мәктәптән Григорий Вавилов - икенче, Олы Кайбычтан Әмир Сабирҗанов өченче урынга чыкты. Кызлар арасында җиңүче - Борындыктан Резедә Гарәфиева. Бәрлебашы мәктәбеннән Азалия Сибгатуллина белән Федоровскоедан Полина Алексеева икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Командалар арасында борындыклылар җиңде һәм күчмә кубокка лаек булды. Федоровское, Олы Кайбыч командалары икенче - өченче урында. Җиңүчеләрне яшьләр эшләре, физкультыра һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов бүләкләде.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта бадминтон буенча район беренчелеге узды