Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта буйдаклар өйләнергә аптырый

Буйдаклар йөри картаеп - өйләнергә кеше юк… Кыз шәһәрдән кияү эзли - авылларда эше юк. (популяр җырдан өзек)

Менә шундый хакыйкать! Авылларда өйләнми калган егетләр күбәеп киткән бит! Безнең илдә хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк санала. Ә өйләнмәгән ир- егетләр, кияүгә чыкмаган кызларга караганда күбрәк, ди. Статистика менә шундый саннар белән шаккатыра. Чыннан да, күп очракта, әниләр, туганнар кызлар өчен күбрәк кайгыра, вакытында кияүгә чыгып, үз парын тапсын дип үстерәләр кыз баланы. Ә егетләр?! Аларның үз көченә ышаналармы?! "Өйләнер, әле вакыты җиткәч", - диләр дә...
Безнең Кайбыч районында өйләнмәгән 30-40 яшьлек 264 (!) ир-егет бар. Буйдак егетләрнең күбесе - Олы Кайбычта яши икән. Аннан соң Хуҗа Хәсән, Колаңгы һәм Олы Подберезье авылларында картая буйдаклар. Кайберләре белән сөйләшеп тә караганым бар. "Кызлар юк, кызлар белән танышырга урын юк," - ди күбесе. "Миңа хәзер кем карасын инде" диючеләр дә, "Өйләнермен әле, вакыт бар бит"дип өметләнүчеләр дә бар. Үзегезне тәртипкә китерегез, җаваплылыктан курыкмагыз, киләчәгегезне уйлагыз һәм... өйләнегез инде, егетләр!
Яле, кызлар белән эшләр ничек тора безнең?! Кайбыч районы ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, безнең җирлектә кияүгә чыкмаган 30-40 яшьтәге 92 хатын-кыз бар икән. Ялгызларның күбесе Федоровское авылында яши. Ялгыз уянып, ялгыз уйланучылар шактый күп булып чыга безнең районда. Язмышмы бу, әллә вакытында ясалмаган адыммы, билгесез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта буйдаклар өйләнергә аптырый