Кайбычта чыгарылыш кичәсе кыйммәткә төшәме?
Бүген районның барлык мәктәпләрендә дә чыгарылыш кичәләре уза. Укучылар, ата-аналар, укытучылар нинди хисләр кичерә соң, бәйрәмгә әзерләнү кыйммәткә төшкәнме?
Диләрә Нәҗиева, Мөрәле:
- Быел минем бердәнбер кызым Динара Федоровское мәктәбен тәмамлады. Үзебез Казанда яшибез, әмма аңа унберенче класста авыл мәктәбендә укырга туры килде. Без укыган елларда авылыбызда тугызеллык мәктәп булса да, русчабыз камил булсын дип, мин дә, сеңлем Лилия белән Гөлия дә дүртенче класстан күрше авылдагы шушы мәктәпкә йөреп укыган идек. Гөлия аны алтын медальгә тәмамлады. Соңгы кыңгырауда мең ярымышар сум акча җыеп, шарлар, чәчәкләр сатып алдык, барлык укытучылар, укучылар, ата-аналар өчен өстәл әзерләдек. Мәктәпне 16 укучы тәмамлый. Чыгарылыш кичәсенә ике мең биш йөз сум акча җыелыштык. Шул акчадан мәктәп янына чәчәкләр утырту өчен ике вазон, укытучылар бүлмәсенә бүләк сатып алдык. Барлык укытучыларга да рәхмәт хатлары әзерләдек. Калган акча мәктәп ашханәсендә табын әзерләүгә тотыла. Тамада ялласак, кафе арендага алсак, бәлки күбрәк тә акча җыярга туры килгән булыр иде. Кызыма чыгарылышка киемнәр алуны да кертеп, уң мең сумлап акча тотылды.
Фәнзилә Биктимерова, Зур Подберзье мәктәбе директоры:
- Бүген көндез тантаналы төстә укучыларга аттестатлар тапшырабыз. Кич белән мәктәп ашханәсенә банкетка җыелабыз. Анда укучылар, әти-әниләре, бөтен укытучылар катнашында чыгарылыш балы уздырабыз. Ел саен махсус программа буенча күңелле итеп үткәрәбез. Без анда һәр укучыны зурларга тырышабыз, берсен дә читтә калдырмыйбыз. Яхшы укыганмы ул, начармы - барысы да безнеке бит. Спиртлы эчемлекләр турында сүз дә булуы мөмкин түгеллеге турында алдан ук әти-әниләрне кисәтеп куйдык. Соңыннан барыбыз бергәләп таң каршы алырга китәбез. Бар теләгем: укучыларыбыз зур тормыш юлында адашып калмасын иде.
Алия Сафина, Олы Кайбыч мәктәбе укучысы:
Унбер ел буена тырышып укуым бушка китмәде: имтиханнарымны югары балларга тапшырдым, алтын медаль алачакмын. Барлык укытучыларыма, шулай ук миңа тугызынчы класска кадәр белем биргән Кошман мәктәбе укытучыларына чиксез рәхмәтлемен. Чыгарылыш балы "Олимп" спорт комплексында уза. Акча җыю белән әти-әниләр шөгыльләнде, шуңа да нечкәлекләргә биреләсем килми. Шуны гына әйтәм: алар безнең өчен җан атып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев