Кайбычта Габдулла Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды
Узган атнада районның мәктәптән тыш эшләр үзәге шигърияткә гашыйк укучыларны һәм аларның укытучыларын үзенә җыйды. Биредә Габдулла Тукай исемендәге VI Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Илсөяр Абдрахманова: Гаиләбез белән әдәбиятны яратабыз: 91 яшендәге каенанамнан башлап, кечкенә кызыма кадәр. Элек газета-журналларны, матур әдәбиятны бик яратып укыган каенанамның хәзер күзләре күрми, ләкин, шуңа карамастан, радиотапшырулар аша әдәбият һәм сәнгать дөньясындагы барлык яңалыкларны да белеп бара. Кызларым да газета-журналлардагы мәкаләләрне әбиләренә кычкырып укыйлар. Безнең гаиләдә һәр кешенең: балаларның да, минем дә, әтиебезнең дә үзенә атап яздырган журналы һәм газетасы бар. Моннан тыш, балаларга кечкенә вакытларыннан ук бәйрәмнәрдә бүләк итеп китап бирә идек. Китап укуга мәхәббәт, бәлки, шулай тугандыр. Кызларым китапханәгә дә бик яратып йөри. Алай гына да түгел, төрле иҗади бәйгеләрдә дә катнашалар. Шул рәвешле, республика күләмендә бик күп җиңүләр яуладылар. Олы кызыбыз Айгөл дә мәктәптә һәм университетта укыган вакытта гел әдәбият дөньясында кайнады. Ул 17 яшендә үк «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесендә Гран-при яулады, берничә ел рәттән Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендиягә лаек булды. КФУның татар филологиясе бүлеген тәмамлап, хезмәт юлын әдәби иҗат белән бәйләде: университетның "Дарелфөнүн" газетасында һәм "Ялкын" журналында бүлек редакторы булып эшли. Үзем дә шигырьләр укырга һәм иҗат итәргә яратам. Укучыларымны да әдәби иҗатка рухландырам. Безнең мәктәптә шигырь яки әкият язып карамаган бер генә укучы да юк дияргә була. Алар иҗат җимешләрен үзләре ясаган китапчыкларга, альбомнарга туплап баралар. Республикада һәм районда үтүче төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Моннан тыш, укучыларымның сәнгатьле укуларына да игътибар итәм. Әсәрне йөрәгең аша үткәреп укыганда гына, лирик геройның хисләренә төшенәсең. Ә тыңлаучыга да төшендерим дисәң, сөйләмең ачык, аңлаешлы һәм матур аһәңле, сәнгатьле булырга тиеш, дип өйрәтәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев