Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта гражданнарны кабул итү атналыгы үткәрелә

«Бердәм Россия» Бөтенроссия партиясе оешуга 16 ел тулу уңаеннан Кайбычта 27 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атналыгы үткәрелә.

Атналык барышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 28 ноябрьдә 9.00-11.00 сәгатьтә, 1 декабрьдә 8.00-9.00 сәгатьтә гражданнарны кабул итә. 1 декабрьдә көндезге сәгать икедә ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров партиянең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә халкыбызны тыңлаячак. Авыл җирлекләре башлык­лары, депутатлар үз җирлекләрендә кабул итүләр үткәрә. Баш врач Гөлнара Сафиуллина 27 ноябрьдә 12-00-13.00 сәгатьтә партиянең җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә, пенсия фонды начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова 30 ноябрьдә Олы Кайбыч мәдәният йортында 9.00-10.00 сәгатьтә, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева шушы көнне спорткомплекста 11.00-12.00 сәгатьтә кабул итү уздыра. 30 ноябрьдә үзәк китапханәдә 10.00-11.00 сәгатьтә район үзәген төзекләндерү буенча, Олы Кайбыч мәктәбендә 14.00-15.00 сәгатьтә мәгарифкә кагылышлы сораулар буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: