Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта халык җыенына әзерлек бара

Сайтыбызны даими күзәтеп баручылар һәм газета укучыларыбыз Кайбычта халык җыены узачагы турында хәбәрдар инде.

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы бүлеге тарафыннан һәр районда оештырылучы әлеге чараның максаты- халыктан кергән тәкъдимнәрне өйрәнеп, алга таба аларны тормышка ашыру.

Җыенга кадәр халык фикерен өйрәнү максатында якшәмбе базарында пикет үткәрелде. "Яшьләр гвардиясе" җитәкчесе Гөлинә Габдрахманова белән "Форпост" җитәкчесе Алия Сөнгатова халык наказларын язып алды, 2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар узачагы турында мәгълүмат бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта халык җыенына әзерлек бара