Узган атнаның якшәмбесендә Олы Кайбычтагы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләренең хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча икенче чемпионатның финал этабы үтте.
Ярышта авыл җирлекләреннән килгән иң яхшы дүрт команда 2016-2017 елгы сезонның җиңүчесен һәм призерларын билгеләде. Башлангыч этапта алган урыннары буенча ярымфиналдагы парлар билгеләнде. Беренче ярымфиналда катнашучы Олы Кайбыч һәм Кече Мәме авыл җирлекләре командалары беренче булып мәйданга чыкты. Бу уенда уңыш мәйдан хуҗаларына елмайды һәм алар финалга үтте. Икенче ярымфинал парлары булып, мәйданга Федоровское һәм Олы Подберезье авыл җирлекләре командалары чыкты. Бу уенда яшь спортчылардан торган Федоровское командасы җиңү яулады. Өченче урын өчен көрәш алып барган Олы Подберезье командасы үзләренең көндәшләре - Кече Мәме командасыннан көчлерәк булды. Ә финал уенында, алдан көтелгәнчә, Олы Кайбыч һәм Федоровское авыл җирлекләре командалары үзара көч сынашты. Нәтиҗәдә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Юрий Григорьев җитәкчелегендәге Федоровское авыл җирлеге командасы ике ел рәттән җиңүче булып танылды һәм күчмә кубокка лаек булды. Призлы урыннарга чыккан барлык командалар уенчыларына дипломнар һәм истәлекле медальләр, район башлыгының бүләкләре тапшырылды.
Шундый ук финал ярышлары тиздән авыл җирлекләренең ир-егетләр, район оешмалары, учреждениеләренең ирләр, хатын-кызлар командалары арасында да үтәчәк.
Нет комментариев