Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта кәгазь самолетлар очыру буенча инвалид балалар катнашында бәйге үтте

Олы Кайбычтагы "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында инвалидлар декадасы һәм Россия Конституциясе көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле балалар арасында шәхси беренчелеккә кәгазь самолетлар очыру буенча ачык ярыш үткәрелде.

Әлеге бәйгедә Апас, Алексеевск, Буа, Кайбыч районнары мәктәпләреннән кырыкка якын бала катнашты.
Бәйгене ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова ярышта катнашучыларны, кунакларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән сәламләде. Анда шулай ук, Татарстан Республикасының мәктәптән тыш эшләр үзәгенең фәнни- техника бүлеге мөдире Алина Макарова да катнашты. Барлык призлы урыннарны яулаучыларга грамотолар, сертификатлар, бүләкләр тапшырдылар. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта кәгазь самолетлар очыру буенча инвалид балалар катнашында бәйге үтте