Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта “Китапларга икенче тормыш бүләк ит” акциясе бара

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдәге китапханәләр фондын баету максатында "Китапларга икенче тормыш бүләк ит" акциясен игълан итте.

Әлеге акциягә Кайбыч мәктәпләре ел саен актив кушыла. Олы Кайбыч мәктәбенең 8Б сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Рамилә Миңнуллина белән бергә бу акциягә үз өлешен кертте инде. Бүгенге көндә алар мәктәп китапханәсенә 25 китап бүләк итте. Акция октябрь аена кадәр дәвам итә. Китапханәләрне тулыландырырга сез дә үз өлешегезне кертә аласыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Китап - белем чишмәсе, дип юкка гына әйтмиләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев