Кайбычта комбайннар парады узды
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ел саен үткәрелүче комбайннар парады Кайбычта быел да уңышлы төстә узды.
Кайбычта урып-җыю техникасының әзерлегенә бәяне "Татагрохимсервис" җәмгыятенең генераль директоры Наил Гобәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия бирде. Әлеге комиссия районның барлык хуҗалыкларында да булды. Нәтиҗәдә иң югары баллны- 100 баллны "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең беренче филиалы ("Завольже) яулады. "Гөбенә" һәм "Алтын кырлар" га- 99 балл, "Яңа юл" хуҗалыгы, Олы Колаңгы җәмгыятенә- 98, "Подберезье" га 97 балл куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев