Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта күргәзмә узачак!

«Ак калфак» оешмасының Кайбычтагы бүлеге «Кулыгыз сөенеч китерсен» дип аталган кул эшләре күргәзмәсе оештырырга җыена. Әлеге күргәзмәнең мәгълүмати партнеры - «Кайбыч таңнары» газетасы редакциясе.

Бу күргәзмәдә теләгән һәркем катнаша ала. Чыннан да шулай бит, районыбызның кайсы гына авылына барсак та, уңган-булган кул осталары турында ишетеп кайтабыз. Сокланабыз, башкаларга да сөйлибез. Нинди генә оста куллы кешеләр яшәми Кайбычта! Ир-егетләрне дә, хатын-кызларны, дәү әти-дәү әниләрне, мәктәп укучыларын да чакырабыз бу күргәзмәгә! Әйдәгез бергәләп очрашыйк, бер-беребезнең эшләрен күреп, иҗаты белән танышып илһам алыйк, очрашудан бәйрәм ясыйк, матур традициягә әйләндерик! Күргәзмәнең төгәл көнен, кайда, кайчан узасын киләсе саннарда хәбәр итәрбез. Без аны районда узачак авыл хуҗалыгы ярминкәсе вакытында оештырырга планлаштырабыз. Сезнең күз нурларыгызны түгеп иҗат иткән эшләрегезне кайбычлылар да күреп, теләсәләр, сатып та алсыннар дибез. Әлегә сез, үзегез иҗат иткән кул эшләрен барлый торыгыз һәм катнашучылар исемлегенә теркәлү өчен безгә шалтыратыгыз!

Күргәзмәнең координаторы Раилә Хәялиева, тел: 89274012732.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта күргәзмә узачак!