Кайбычта Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады уза
Яңа елга санаулы көннәр генә түгел, санаулы сәгатьләр калып бара.
Кыш бабайлар белән Кар кызлары Кайбычка килергә чыккан инде. Алар 25 декабрьгә Олы Кайбычка килеп җитәчәк. Район оешмалары, авыл җирлекләре Кыш бабайлары, Кар сылулары көндезге сәгать өчтә җәмәгатьчелек үзәгенә җыелалар. Бергәләп истәлекле фотога төшкәч, алар Кайбыч урамнары буйлап, быел ачылган яңа парктагы Төп чыршыны ачу тантанасына барачак. "Кайбыч" боз мәйданчыгы янындагы бу паркта сезне күңелле бәйрәм программасы көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев