Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта “Көзге әкият” күргәзмәсе узды

Районның барлык авылларындагы мәдәният йортлары, клуб хезмәткәрләре, китапханәчеләр катнашында узган күргәзмә «Көзге әкият» дип аталды.

Бик бай күргәзмә иде ул. Авыл җирендә бакчада ни үсә, барысы да шушы күргәзмәдә урын алган иде. Аларны киштәләргә гади генә итеп тезеп куймаганнар, ә фантазияләрен эшкә җигеп, төрле әкият геройларына әйләндергәннәр, башка төрле образларга керткәннәр. Әнә, Кошманнан китапханәче Гөлия Сафиуллина кабакны әби кебек итеп «киендергән», кабак мантые да, башка ризык-лар да әзерләп килгән. Алар бакчасында быел үзенчәлекле кабак үскән: төшенең кабыгы юк, чистартып торырга да кирәкми. Аның орлыгын узган көз Кече Кайбычтан алып кайткан булганнар икән. Ә Арысланнан Надеж­да Кучумова зирәклек, нык­лык символы булган имән агачы яфракларыннан картина ясаган. Байморзадан Зинаида Зайцева да күргәзмәгә иҗади якын килеп әзерләнгән. Авылда бер тапкыр да булып карамаган шәһәр кешесе Афанасьевкадан Гүзәл Гыймадиеваның күргәзмәсен караса, авыл кешесенең тормышы нинди булуын шунда ук аңлар иде. Шәхси хуҗалык күрсәтелгән анда: авыл йорты, каралты-кура, терлекләр, бакча, ә читтәге күлдә балыклар йөзә. Кече Мәме китапханәчесе Валентина Охотникова ташкабактан "ПЕ-8" самолетының макетын ясаган.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да күргәзмәне бик охшатты. Ә жюри җиңүчеләрне билгеләде. Беренче урында - Афанасьевка клубы һәм Колаңгыдагы күп функцияле үзәк, икенчедә - Салтыйган һәм Кошман, өченчедә Кече Мәме һәм Иске Тәрбит мәдәният хезмәткәрләре. Алар рәхмәт хатлары һәм бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта “Көзге әкият” күргәзмәсе узды