Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта үлем сатсалар, кая шалтыратырга?

Татарстанда "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дигән Бөтенроссия акциясе башланды.

16-27 мартта республикада, шул исәптән районда да наркотикларга каршы юнәлдерелгән "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" дигән Бөтенроссия акциясенең беренче этабы уза. Акциянең төп максаты - халыкның игътибарын наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга юнәлтү. Наркоконтрольнең Яшел Үзән шәһәрендәге районанара бүлегенең "Кайнар линия" телефоны 8 (84371) 5-55-00. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем, Татарстанның наркоконтроль идарәсендәге 8(843) 274-30-30, 273-43-45 ышаныч телефоннарына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактлары хакында хәбәр итә ала. Бу телефоннарга шалтыратып, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү буенча консультация дә алырга мөмкин. Шулай ук сорау һәм хәбәрләрне 02 телефонына да шалтыратып әйтергә мөмкин.

Берәүгә дә сер түгел, наркоконтроль хезмәткәрләре һәм халык ярдәме белән генә бу заман чиренә каршы торырга мөмкин. Авыр хәлдә калган кешеләр еш кына кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлекләрен белмиләр. Хәбәрләрне ведомство сайтында да (http://ufskn.tatar.ru.) калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта үлем сатсалар, кая шалтыратырга?